I. Кереш өлеш.

Чаңгыларны кар өстенә кую һәм дөрес итеп кию.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче күрәгәле һәм кара җимешле чәй, хуш исле чәй кебек милли эчемлекләр турында мәгълүмат бирә. Аларның файдалы үзенчәлекләре турында әйтеп китә.

«Татармультфильм»: Сабан to you, 5 нче серия: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui

2. Уен күнегүләре (балалар күп булса, төркемләп үткәрелә):

1. «Пружинка». Аякларны күтәрү һәм чүгәләүне чиратлаштыру.

2. Чаңгы кигән аякларны чиратлаштырып ян-якка сузу. Шуыштыру адымы белән чаңгыда йөрү.

III. Йомгаклау өлеше.

«Соры бүре» аз хәрәкәтле уены.

Уйнаучылардан берсе «бүре» итеп билгеләнә. Ул өнендә (мәйданчыкта сызып билгеләнгән урында) утыра. Калган балалар «кәжә бәтиләре» булалар. Алар көтүдә (болында) үлән ашап йөриләр, сикерәләр, уйныйлар һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Тәмле үлән ашыйбыз,

Бүреләрдән качмыйбыз,

Ашап туйгач, чабышып

Тагын өйгә кайтырбыз.

Соңгы сүзне әйткәннән соң, бүре, өненнән чыгып, кәҗә бәтиләрен куа башлый. Ике кәжә бәтие тотылганнан соң, яңа бүре сайлана, һәм уен янадан башлана.