I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү, тәрбияче сигналына туктау һәм нинди дә булса позага басу.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны аста тоту. Кулларны алга, өскә күтәрү, ян-яктан аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны арка артына кую. Чүгәләү, куллар белән тезләрне кочу, торып басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уң (сул) аякка таба иелү, кул бармаклары белән аяк очларына кагылу. Тураю, кулларны як-якка сузу. Башлангыч торышка кайту.

4. Башлангыч торыш – тезләнеп торган килеш кулларны билгә кую. Уңга (сулга) борылу, уң (сул) кулны уң (сул) якка сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны билгә кую. Аякларны берләштерү һәм аеруны чиратлаштырып, 1–8 дип санауга куш аяклап сикерү (3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Утырган хәлдә ике кул белән астан бер-береңә баш артыннан туп ыргыту (8–10 тапкыр);

2.2. Авыш такта буенча, куллар белән тартыла-тартыла, корсакта шуышу (2–3 тапкыр).

«Хәйләкәр төлке» хәрәкәтле уены.

Алдан бүлмәнең төрле урыннарына урындыклар, эскәмияләр, зур шакмаклар куела. Уен өчен гимнастика баскычларын да кулланырга була. Балалар, бер-берләренә якын ук басып, түгәрәк ясыйлар, кулларын артка яшерәләр. Бер бала түгәрәкнең тышында кала, аңа уенчык төлке бирәләр. Ул түгәрәк буйлап йөгереп китә һәм, башкаларга сиздерми генә, төлкене бер баланың кулында калдыра. Үзе уртага баса һәм, барлык балалар белән бергә: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип кычкыра. Төлке башта дәшми. Балалар өч тапкыр кычкырганнан соң гына, төлке: «Менә мин!» – дип, уртага сикереп керә. Балалар як-якка йөгерешеп китәләр, эскәмия, урындык, зур шакмакларга сикереп менәләр. Кем менәргә өлгерми, ул төлке янында уртада кала. Калган балалар яңа түгәрәк ясыйлар. Уенчык башка балага бирелә. Уен шулай дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.