8 нче эшчәнлек
Шөгыль:
8
Информация
Ай:
Декабрь
Шөгыль барышы
Төп хәрәкәтләр:
1. Аякларны җилкә киңлегендә куеп, ике кул белән баш артыннан тупны бер-береңә 2 м ераклыктан ыргыту;
2. Уч төбенә һәм табаннарга таянып, туры юнәлештә 3–4 м аралыкта «аюларча» шуышу (2 тапкыр);
3. Ике сызыкка, араларында 2–3 бала адымындагы киңлекне калдырып, 4–5 эче тутырылган туп куела. Тезләрне югары күтәреп, кулларны билгә куеп, тупларны кузгалтмыйча агым алымы белән 2 колоннада туплар арасыннан йөрү.