9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылыкны тәрбияләү. Саф һавада физик күнегүләр эшләүгә, чаңгыда йөрүгә теләк уяту.
Белем бирү бурычы: сәламәтлек өчен дөрес туклану кирәкле икәнлегенә төшендерү. Чаңгыда шуулы адым белән йөрү күнекмәсен камилләштерү. Кар йомарламнарын еракка ыргытуда күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Чаңгыда шуыштыру адымы белән йөрү (балаларның беренче төркеме). Зәңгәр флагка кадәр шуыштыру адымы, кызыл флагка кадәр атлаулы адым белән 10 м ераклыкка чаңгыда йөрү. Чана шуу (балаларның икенче төркеме). Чаналар белән тауга менү, төшү. Шуып төшкәндә чананы туктату. Тәрбияче сигналы буенча биремнәр белән алмашу.
II. Төп өлеш.
1. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче дөрес туклану, аның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавы турында мәгълүмат бирә.
2. Уен күнегүе.
1. «Кем ераккарак?». Уйнаучылар кар йомарламнарын әвәлиләр һәм шеренга белән бер билгеләнгән сызык янына басалар. Кар йомарламнарын аяк яннарына куеп, тәрбияченең сигналы буенча аларны мөмкин кадәр еракка һәм билгеләнгән урынга (төсле күрсәткечләргә) кадәр ыргытырга тырышалар. Барлык кар йомарламнарын кулланганнан соң, тәрбияче иң еракка атучы баланы (яки берничә баланы) билгели.
«Көтүче һәм атлар» аз хәрәкәтле уены.
Балалар «атлар» итеп билгеләнәләр, тәрбияче – «көтүче». Ул, курай уйнаган хәрәкәтләр ясый-ясый, түбәндәге шигырь юлларын сөйли:
Курай уйныйм: та-ра-ра!
Атлар кай якка таба бара?
Атлар бара болынга
Яшел чирәм ашарга.
Бу вакытта балалар бер аякларын алга, икенчесен артка куеп, атлар кебек сикергәләп, мәйданчык буйлап йөриләр. Курай уйнаудан туктагач, атлар да туктап калалар, башларын селкеп торалар. Тәрбияче кабат курайда уйный. Уен кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада кышкы корылмалар арасыннан берәрләп йөрү.