I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү, тәрбияче сигналына туктап, нинди дә булса позага басу.

II. Төп өлеш.

1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмакларны кулларда аста тоту. Шакмакларны ян-яктан өскә күтәрү, баш өстендә аларны бер-берсенә сугып, 2 тапкыр шакылдату, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмакларны арка артында тоту. Алга иелү, шакмакларны аяк очлары янына кую. Тураю, кулларны билгә кую. Иелү, шакмакларны алу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмакларны ике кулда аста тоту. Чүгәләү, шакмакларны алга сузу, торып басу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш шакмакларны җилкәләр янында тоту. Уңга (сулга) борылу, шакмакларны аяк очлары янына кую. Уңга (сулга) борылу, шакмакларны кулга алу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, шакмакларны идәнгә кую. Шакмаклар тирәсендә куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Гимнастика эскәмиясе буйлап корсакка ятып, куллар белән эскәмиянең як-ягыннан тотынып, шуышу (2–3 тапкыр);

2.2. Тигезлек саклау күнегүе. Авыш такта буенча менү, төшү (2–3 тапкыр).

 «Аю-бүре» татар халык уены.

Балаларның берсе «аю» яки «бүре» булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

– Дуслар, кая барасыз?

– Кара урманга барабыз.

– Кара урманда нишлисез?

– Кура җиләк җыябыз.

– Җиләк белән нишлисез?

– Җиләктән как коябыз.

– Бүре килсә нишлисез?

– Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп сөйлиләр:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.

III. Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.