Төп хәрәкәтләр:

1. Гимнастика эскәмиясе буйлап уртача темпта ике колоннага бүленеп, корсакка ятып, куллар белән эскәмиянең як-ягыннан тотынып, шуышу (2–3 тапкыр);

2. Тигезлек саклау күнегүе. Кулларга туп тотып, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү (2–3 тапкыр);

3. Идәндә (җирдә) 3 м ераклыкта яткан кыршауга кадәр куш аяклап сикерү. Кыршауның эченә һәм эченнән тышкы ягына сикерү (3 тапкыр).