I. Кереш өлеш.

Кар корылмалары арасыннан йөрү һәм җиңелчә йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче тәм-томнарны күп ашау сәламәтлек өчен зыянлы булуы турында мәгълүмат бирә. Яңа ел бәйрәмнәрендә тәм-томнарны берьюлы күп ашарга ярамаганны әйтеп китә.

2. Уен күнегүләре.

1. «Әтәчләр йөри». Кулларны ян-якка сузып, чаңгы кигән аякларны чиратлаштырып күтәрү. Бер урында торган килеш уңга (сулга) борылу. Тәрбияче сигналы буенча шуыштыру адымы һәм атлаулы адым белән 30 м ераклыкка чаңгыда йөрү. Чүгәләп, кулларны алга, ян-якка сузып, биек булмаган тау битеннән төшү.

2. «Кар өеме буйлап». Уртача темптта кар өеме буйлап Колоннада берәрләп тезелеп йөрү (2–3 тапкыр).

3. «Снайперлар». Шеренгага тезелеп кар йомарламнарын ату һәм кар өеме өстенә куелган шакмакларны бәреп төшерү.

III. Йомгаклау өлеше. 

Бер сызыкка куелган чаналар арасыннан йөрү.