I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Зал буенча таратып куелган предметлар (шакмаклар яки кеглиләр) арасыннан йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кыршауны күкрәк турысында тоту. Кыршауны алга, өскә, алга сузу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны аста тоту. Кыршауны өскә күтәрү, иелү, кыршауның тугымы белән идәнгә кагылу. Тураю, кыршауны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны күкрәк турысында тоту. Кыршау тоткан кулларны алга сузып, уңга (сулга) борылу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршауны муенга киеп, җилкәләргә куеп тоту. Кыршауны өскә күтәрү, аңа карап алу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – ике колоннага тезелү, парлашу. Кыршауны күкрәк турысында тоткан килеш музыка агышында парлашып сикергәләп ритмлы йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Үкчәләр белән канатка, аяк очлары белән идәнгә басып, кулларны билгә куеп, 2–2,5 м озынлыктагы канат буйлап йөрү (3–4 тапкыр);

2.2. Канат буйлап бару һәм аның аркылы уңга, сулга куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).

3. «Очкычлар (самолетлар)» хәрәкәтле уены.

Уенда катнашучыларның санына карап, аларны 2–3 төркемгә бүләргә мөмкин. Һәр төркем өчен флаглар ярдәмендә урыннар – «аэродром» билгеләнә. Уйнаучылар очкычлардагы очучылар булып кыланалар. Уенны оештыручының «Очарга әзерлән!» дигән сигналы буенча балалар, моторларны кабызган сыман, кулларын терсәктән бөгеп, әйләндереп торалар. «Очыгыз!» дигән сигналга нәниләр, кулларын як-якка җәеп, төрлесе-төрле якка йөгереп китәләр. «Җиргә төшәргә!» дигән сигнал буенча, очкычлар үз урыннарын табалар һәм җиргә төшәләр: сыңар аякларына тезләнеп басалар. Уенны оештыручы кайсы төркемнең тизрәк җыелуын күзәтеп тора.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.