10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: гимнастика эскәмиясе буйлап йөргәндә тигезлекне саклау күнекмәсен камилләштерү. Тезләрне югары күтәреп, алып баручыны алмаштырып колоннада берәрләп йөрүдә күнектерү. Шнур астыннан дөрес чыгуны ныгыту.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Алып баручыны алмаштырып, хәрәкәт итү юнәлешен һәм темпын үзгәртеп, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Йөгерүгә күчү. Таралышып йөгерү. Сигнал буенча колоннада үз урыныңны табып басу.
II. Төп өлеш.
1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршауны аста тоту. Кыршауны өскә күтәрү, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә кыршау эчендә, кулларны гәүдә янында тоту. Чүгәләү, кыршауны ике кул белән тотып алу, билгә кадәр күтәрү. Чүгәләү, кыршауны идәнгә кую, торып басу. Башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Кыршауны алга сузу. Уңга (сулга) борылу, кыршауны уңга (сулга) сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны тездән бөгеп, куллар белән артка терәлеп, кыршау эчендә утыру. Аякларны күтәрү, ян-якка аеру, идәнгә төшерү. Аякларны кыршау эченә кертү. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны аста тоту. Кыршауның эчке һәм тышкы ягына чиратлаштырып куш аяклап сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Шнур астыннан ян белән, идәнгә кагылмыйча чыгу (берничә тапкыр);
2.2. Тигезлекне саклау күнегүе. Кулларны билгә куеп, баш өстенә кечкенә капчык куйган килеш, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү.
3. «Минем күңелле тубым» рус халык уены.
Балалар бүлмәнең төрле урыннарында урындыкларда утыралар. Әйдәүче уйнаучыларның каршыларына баса. Аның кулында туп. Ул, тупны идәнгә бәрә-бәрә, түбәндәге сүзләрне әйтә:
Минем күңелле тубым
Матур итеп сикерә.
Әгәр тотып өлгермәсәң,
Әллә кая йөгерә.
Шуннан соң ул балаларны үз янына чакыра һәм аларга туп шикелле сикерергә куша, бер үк вакытта үзе кулындагы тупны идәнгә бәргәли. Балалар, тупка карап, аның темпында сикереп торалар. Әйдәүче тупны идәнгә куя һәм, шигырьне кабатлап, куллары белән туп сикерткән кебек хәрәкәтләр ясый. Балалар да сикерәләр. Шигыръ тәмам булгач, әйдәүче: «Тотам!» – ди. Балалар урыннарына йөгерәләр. Уен кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.