I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең: «Ләкләк!» дигән сигналына туктау, тездән бөгелгән аякны күтәрү, кулларны ян-якка сузу һәм бераз тигезлекне саклап, басып тору. Яңадан йөрүне дәвам итү. Тәрбияченең: «Бака!» дигән сигналына чүгәләү, кулларны тезләргә кую. Шулай берничә тапкыр эшләгәч, зал буенча таралышып йөгерүгә күчү.

II. Төп өлеш:

1. Урындыкларда гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны баш артына кую. Кулларны ян-якка, өскә, яңадан ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, аякларны аерып, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уңга (сулга) иелү. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, аякларны бергә куеп, куллар белән урындыкның яннарыннан тоту. Уң (сул) аякны алга, өскә күтәрү, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, аякларны аерып, кулларны баш артына кую. Кулларны ян-якка сузу, уң (сул) аякка таба иелү, кул бармаклары белән уң (сул) аякның очына кагылу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – урындык артына басып, аның аркасына ике кул белән өстән тотыну. Чүгәләү, әкрен генә тезләрне ян-якка аеру. Торып басу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Ике аякта кыршаудан кыршауга сикерү (3–4 тапкыр);

2.2. Предметлар (шакмаклар, кеглиләр) арасыннан туплар тәгәрәтү (3–4 тапкыр).

3. «Курыкмыйм» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап басып торалар. Бер бала «әбәкләүче» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Балалар: «Курыкмыйм! Курыкмыйм!» – дия-дия, бер урында ике аякта сикерәләр. Бу вакытта алар кулларын әле як-якка җәяләр, әле артларына яшерәләр. Әбәкләүче, балалар кулларын як-якка җәйгәндә, аларны әбәкләп өлгерергә (кулы белән кагылырга) тырыша. Әбәкләнгән бала уеннан чыгарыла.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. 1–4 дип санаган саен баш өстендә кул чабып кую.