I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Сигнал буенча кулларны баш артына куеп, аяк очларында йөрүгә күчү. Кулларны ян-якка сузып, гадәти йөрү. Таралышып йөгерүгә күчү. Йөрү белән сикерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны аста тоту. Аяк очларына басып, тупны өскә күтәрү, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Алга иелү, тупны уң (сул) аяк тирәли тәгәрәтү, тураю. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, тупны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Тупны өскә күтәрү, алга иелү, аяклар арасындагы идәнгә кагылу. Тураю, тупны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш тупны баш артында тоту. Уң (сул) аякны өскә күтәрү, туп белән тезгә кагылу. Аякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, тупны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Уң (сул) якка чиратлаштырып, әйләнә-әйләнә куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Тупларны бер-береңә ыргыту (10–12 тапкыр);

2.2. Гимнастика эскәмиясе буйлап үрмәләп йөрү.

3. «Көтүче» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылардан берәү «көтүче» итеп билгеләнә. Аңа көтүче башлыгы кидерелә, чыбыркы һәм быргы бирелә. Балалар «сыерлар», «бозаулар» (яки башка терлекләр) була. Тәрбияче түбәндәге шигырь юлларын сөйли (бу вакытта көтүче быргыда уйнаган хәрәкәтләр ясый):

Көтүче алды

Кулына быргысын:

– Ту-ру-ру, ту-ру-ру!

Аның каршына

Чыкты бер сыер:

– Му-му-му! Му-му-му!

Соңгы сүзләрдән соң барлык терлекләр, дүрт аякта мүкәләп, әкрен генә көтүче янына җыелалар. Көтүче аларны болынга (бүлмәнең икенче башына) куа. Уен икенче көтүче сайлаганнан соң кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.