I. Кереш өлеш.

Бер аякны икенчесе янына күчереп, Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү. Түгәрәктә гадәти йөрүгә күчү. Сигнал буенча кире якка әйләнеп, түгәрәктә йөрүне дәвам итү. Йөгерүгә күчү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру. Тәрбияче сигналы буенча туктап торып, таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны аста тоту. Кулларны ян-якка сузу, баш артына кую, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, кул бармаклары белән идәнгә кагылу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнеп, кулларны билгә кую. Уңга (сулга) борылу, уң (сул) кулны уң (сул) якка сузу, сул (уң) аякның табанына кагылу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны туры тотып, куллар белән арткы якка терәлеп, утыру. Уң (сул) аякны өскә күтәрү, төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – бер колоннага тезелү. Музыка астында аякны аякка китереп кую адымы белән туры юнәлештә һәм ян белән ритмлы йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Бер-берсеннән 0,5 м ераклыкта куелган 4–5 предмет (шакмаклар) арасыннан аяк очларында йөрү (2 тапкыр);

2.2. Шнур аша уңга һәм сулга 3 м ераклыкка сикерү (2–3 тапкыр).

3. «Кошлар оча» хәрәкәтле уены.

Балалар залда берничә араталы гимнастика баскычы янында басып торалар. Бу – «агачлар». Балалар – «кошлар». «Кошлар очалар» сигналын ишетүгә, алар, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап йөгереп йөриләр. «Давыл!» дигән сигнал булуга, баскыч янына йөгереп киләләр һәм аның буенча үрмәләп өскә менәләр. «Давыл тынды!» диюгә, кошлар агачлардан ашыкмый гына төшәләр һәм очуларын дәвам итәләр. Гимнастика баскычында араталар аз булганда, уен төркемнәргә бүленеп уйнала.

III. Йомгаклау өлеше.

«Соры бүре» аз хәрәкәтле уены.

Уйнаучылардан берсе «бүре» итеп билгеләнә. Ул өнендә (мәйданчыкта сызып билгеләнгән урында) утыра. Калган балалар «кәжә бәтиләре» булалар. Алар көтүдә (болында) үлән ашап йөриләр, сикерәләр, уйныйлар һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Тәмле үлән ашыйбыз,

Бүреләрдән качмыйбыз,

Ашап туйгач, чабышып

Тагын өйгә кайтырбыз.

Соңгы сүзне әйткәннән соң, бүре, өненнән чыгып, кәҗә бәтиләрен куа башлый. Ике кәжә бәтие тотылганнан соң, яңа бүре сайлана, һәм уен янадан башлана.