12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сәламәтлек өчен көндәлек режимны саклау мөһим булуына төшендерү. Кар йомарламнарын төз ату күнекмәсен камилләштерү.
Җиһазлау: шакмаклар (кегльләр), кар йомарламнары, чаналар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Кулларны ян-якка сузып, биеклеге 6–10 см булган кар өеме буенча йөрү. Ахырына барып җиткәч, сикермичә төшү (2–3 тапкыр). Тәрбияченең булышуы мәҗбүри.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче көндәлек режим, аны сакларга кирәклеге турында мәгълүмат бирә.
Уен күнегүләре:
1. «Төз ат». Кар өеме өстенә шакмаклар яки кеглиләр куела. Балалар ике шеренгага тезелеп, кар йомарламнары белән 2,5 м ераклыкта урнашкан предметларны атып төшерәләр. Төз атучылар билгеләнә.
2. «Тоннель». Балалар ике төркемгә бүленә. Бер төркем балалары парлашып басалар һәм кулга кул тотынышып, аларны өскә күтәреп, тоннель ясыйлар. Икенче төркем балалары колоннага берәрләп поезд булып басалар. Тәрбияче: «Поезд тоннельга керә» дигәч, «поезд» «тоннель» аша уза. Аннары балалар урыннары белән алышына.
3. Бер-береңне чанада шудырту.
III. Йомгаклау өлеше. Чаналар арасыннан Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.