Төп хәрәкәтләр:

1. Учларга һәм табаннарга таянып, гимнастика эскәмиясе буйлап ике колоннада агым алымы белән «аюларча» шуышу (2–3 тапкыр);

2. Тигезлекне саклау күнегүе. Бер аякны икенчесе янына күчереп, гимнастика эскәмиясе буйлап ян белән атлап йөрү. Эскәмия уртасында чүгәләү, кулларны алга сузу, торып басу һәм юлны дәвам итү. Эскәмия чигендә сикермичә бер адым алга-аска ясау (2–3 тапкыр);

3. Кулларны селтәп, уң һәм сул аякта 2 м ераклыкта урнашкан шакмакка кадәр сикерү (2–3 тапкыр).