10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: мөстәкыйльлек, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балаларны юнәлешне үзгәртеп йөрүдә күнектерү. Туры юнәлештә мүкәләү, предметлар арасыннан сикерү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: гимнастика баганасы (стойка), гимнастика таяклары, гимнастика эскәмиясе, эченә әйбер тутырылган туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең командасы буенча алып баручы артыннан, залның уртасыннан барып, гимнастика баганасы (стойка) янына килү. Каршы якка ишек янына, аннары тәрәзә янына бару. Зал буенча таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика таягы белән гомуми үсеш күнегүләре:
Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен балалар колоннага берәрләп тезелеп басалар.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таякны аста тоту. Таякны өскә күтәреп, өскә тартылу. Таякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таякны терсәктән бөгелгән куллар белән күкрәккә терәп тоту. Чүгәләү, таякны алга сузу, торып басу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, таякны терсәктән бөгелгән куллар белән күкрәккә терәп тоту. Таякны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таякны терсәктән бөгелгән куллар белән күкрәккә терәп тоту. Алга иелү, таяк белән аякларга кагылу. Тураю. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бергә кую, таякны аста тоту. Урында сикереп аякларны аерып басу, таякны алга сузу. Урында сикереп аякларны бергә кую, таякны аска төшерү. 1–8 дип санауга эшләү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча корсакта шуышу (2–3 тапкыр);
2.2. Тигезлекне саклау күнегүе. Кулларны билгә (яки баш артына) куеп, тезләрне югары күтәреп, эче тутырылган туплар аша атлап йөрү (2–3 тапкыр).
3. «Ак калач» татар халык уены.
Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Бер бала түгәрәк уртасында басып тора.
Балалар, түгәрәк эчендәге баланың исемен әйтеп, түгәрәк буйлап җырлап йөриләр: «җәелгән» сүзендә түгәрәкне киңәйтәләр; «кабарган» дигәндә кулларын бергә күтәрә-ләр; «кечкенә» дигәндә барысы бергә уртага керәләр (кысылалар); «зур» сүзендә янә түгәрәкне киңәйтәләр һәм ахыргы сүзләрдә, тиз-тизрәк җырлап, кулларын чәбәклиләр. Бу вакытта уртадагы бала уйнаучылардан берәүне уртага чыгара. Уен, икенче баланың исемен әйтеп, кабат башлана.
Әлфиянең туган көненә
Без пешердек ак калач,
Менә шулай җәелгән,
Менә шулай кабарган,
Менә шулай кечкенә,
Менә шулай зур гына.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.