9 нчы эшчәнлек
Шөгыль:
9
Информация
Ай:
Февраль
Бурычлар
Үстерү бурычы: игътибарлылыкны, төгәллекне, физик көчне үстерү.
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, максатчанлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: дару үләннәрен халык медицинасы чарасы буларак кулланып булуы белән таныштыру. Балаларның кар йомарламнарын еракка ату күнекмәсен камилләштерү. Таудан чанада шууда күнектерү.
Җиһазлау: кар бабай, кар йомарламнары, чаналар, кар кызы курчагы.

Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Чаңгыларда «атлау адымы», «ярым чыршы» алымнары белән тауга менү.
Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче дару үләннәре, аларны дәваланганда ничек кулланып булу турында мәгълүмат бирә.
«Бала.рф» мультимедиа библиотекасы: Х. Халиков «Витаминлы аш».
Уен күнегүләре:
1. «Кем ераккарак?». Кар йомарламнарын мөмкин кадәр еракка (берәр предметка кадәр) ыргыту. Бер-береңнең төгәллеген чиратлашып билгеләү.
2. «Кар кызын табыйк». Алдан яшерелгән кар кызы курчагын эзләү. Тапкач, кар бабай тирәли әйлән-бәйлән уйнау.
II. Йомгаклау өлеше. Таудан чана шуу. Мәйданчыктагы корылмалар арасыннан Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.