I. Кереш өлеш.

«Тот һәм туңдыр». Уйнаучылар мәйданчыкның бер ягында тора. Алып баручы – туңдыручы сайлана. Тәрбияченең сигналы буенча балалар мәйданчыкның бер ягыннан икенче ягына, билгеләнгән сызык артына йөгерәләр. Ә алып баручы аларны әбәкләргә тырыша. Әбәкләнгән балалар «туңдырылган» булып саналалар һәм урыннарында «катып калалар». Тотылган балалар саны билгеләнә. Уенны кабатлап уйнаганда яңа алып баручы сайлана.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче иртәнге гимнастика, аны һәр көн ясарга кирәклеге турында мәгълүмат бирә.

1. Уен күнегүләре:

1. «Тиз һәм җитез». Балалар кулларына кар йомарламнары тотып, кар бабай тирәли, аның яныннан 2 м ераклыкта басалар. Тәрбияченең сигналы буенча алар кар бабай янына йөгереп киләләр дә, шунда кар йомарламнарын куеп, кире борылып үз урыннарына йөгереп кайталар. Тәрбияче бер кар йомарламын алып куя. Шулай итеп бер балага бер кар йомарламы җитми кала. Тәрбияче алынган кар йомарламын кире куя, һәм уен яңадан кабатлана.

2. «Кеглине атып төшер». Кар өеменә 6–8 кегли куела. Һәр балада 3–4 кар йомарламы. Балалар төркемләргә бүленеп, баш сызыкка басып, кар йомарлары белән кеглиләрны атып төшерергә тырышалар.

2. «Песи балалары һәм көчекләр» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар ике төркемгә бүленәләр. Бер төркем балалар – «көчекләр», ә икенче-ләре – «песи балалары». Песи балалары гимнастика баскычы янына басалар, ә көчекләр бүлмәнең икенче башындагы «эт оясы»на (скамейкалар артына) урнашалар. Тәрбияче сигналы буенча, песи балалары әкрен генә, ашыкмыйча бүлмә буйлап йөгереп йөриләр. «Көчекләр!» дигән сигналны ишетүгә, икенче төркем балалары – көчекләр скамейкалар аша үрмәләп чыгалар. Алар песи балалары артыннан: «Һау-һау!» – дип өрә-өрә, мүкәләп йөгерәләр. Песи балалары: «Ми-яу, ми-яу» – дия-дия, гимнастика баскычына таба йөгерәләр һәм тиз генә баскычка үрмәләп менәләр (тәрбияче бу вакытта баскыч янында басып тора). Көчекләр үз өйләренә кайтып китәләр. 2–3 тапкыр уйнаганнан соң, балалар рольләрен алмашалар, һәм уен дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп кул чабып ритмлы йөрү.