I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең «Атлар!» дигән сигналына тезләрне югары күтәреп, кулларны билгә куеп урта темпта йөрү. Гадәти йөрүгә күчү. «Тычканнар» дигән сигналга кулларны ян-якка сузып, аяк очларында йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршауны аста тоту. Кыршауны алга, өскә, алга сузу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – кыршау эчендә тору, кулларны гәүдә янында тоту. Чүгәләү, кыршауны алу һәм аны билгә кадәр күтәрү. Чүгәләү, кыршауны кире идәнгә кую. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны аста уң кулда тоту. Кулларны ян-якка сузу, кыршауны арка артыннан сул кулга күчерү. Кулларны ян-якка сузу, кыршауны аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кыршауны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Кыршауны өскә күтәрү, алга иелү, кыршауның тугымы белән идәнгә кагылу. Тураю, кыршауны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау алдында тору, кулларны гәүдә янында иркен тоту. Кыршау тирәсендә куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Урыннан озынлыкка сикерү (10–12 тапкыр);

2.2. Шнур аша туплар ыргыту (8–10 тапкыр).

3. «Көтүче» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылардан берәү «көтүче» итеп билгеләнә. Аңа көтүче башлыгы кидерелә, чыбыркы һәм быргы бирелә. Балалар «сыерлар», «бозаулар» (яки башка терлекләр) була. Тәрбияче түбәндәге шигырь юлларын сөйли (бу вакытта көтүче быргыда уйнаган хәрәкәтләр ясый):

Көтүче алды

Кулына быргысын:

– Ту-ру-ру, ту-ру-ру!

Аның каршына

Чыкты бер сыер:

– Му-му-му! Му-му-му!

Соңгы сүзләрдән соң барлык терлекләр, дүрт аякта мүкәләп, әкрен генә көтүче янына җыелалар. Көтүче аларны болынга (бүлмәнең икенче башына) куа. Уен икенче көтүче сайлаганнан соң кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

«Кем тавышы?» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә. Ул уртага кереп утыра һәм күзләрен йома. Тәрбияче алып баручыга сиздерми генә, «Кем тавышы?» дигән сүзләрне әйтергә тиешле баланы билгели. Моннан соң балалар түгәрәк буйлап китәләр һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Ясадык зур түгәрәк.

Без йөрибез бергәләп.

Борылабыз тиз генә,

Тиз генә, җитез генә.

Икенче якка тиз генә борылалар һәм хәрәкәтне шул юнәлештә дәвам итәләр. Билгеләнгән бала: «Кем тавышы?» – ди, калган балалар дәвам итәләр: «Белдеңме? Әйтеп бирче син шуны». Балалар туктыйлар, алып баручы күзләрен ача һәм «Кем тавышы?» дигән сүзләрне әйтүче баланың исемен әйтә. Танылган бала уртага утыра, ә алып баручы аның урынына баса. Таный алмаган очракта алып баручыга үзен тагын бер кат сынап карау мөмкинлеге бирелә.