I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Түгәрәк буенча йөргәндә һәм йөгергәндә биремнәр үтәү: аяк очларында йөрү. Кулларны тезләргә куеп, ярымчүгәләп йөрү. Гадәти йөрүгә күчү.

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны аста тоту. Аяк очларына басып, тупны өскә күтәрү һәм аңа карау. Тупны аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Алга иелү, туп белән идәнгә кагылу, тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, тупны алда тоту. Чүгәләү, тупны төшереп җибәрү, тотып алу. Тураю. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркага ятып, тупны ике куллап баш артында тоту. Уң (сул) аякны күтәрү, туп белән тезгә кагылу, аякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны ирекле тоту, тупны идәнгә кую. Туп тирәли куш аяклап сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

Төп хәрәкәтләрне башкару өчен балалар, тупларын тотып, ике колоннага тезеләләр.

2.1. Предметлар арасыннан туп тәгәрәтү (2–3 тапкыр);

2.2. Гимнастика эскәмиясе буйлап, куллар белән тартыла-тартыла корсакта шуышу.

3. «Кошлар оча» хәрәкәтле уены.

Балалар залда берничә араталы гимнастика баскычы янында басып торалар. Бу – «агачлар». Балалар – «кошлар». «Кошлар очалар» сигналын ишетүгә, алар, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап йөгереп йөриләр. «Давыл!» дигән сигнал булуга, баскыч янына йөгереп киләләр һәм аның буенча үрмәләп өскә менәләр. «Давыл тынды!» диюгә, кошлар агачлардан ашыкмый гына төшәләр һәм очуларын дәвам итәләр. Гимнастика баскычында араталар аз булганда, уен төркемнәргә бүленеп уйнала.

III. Йомгаклау өлеше.

«Кайда шалтыраттылар?» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап яки бүлмәнең стенасы буена утырышалар. Уйнаучыларның тәрбияче билгеләгән берсе түгәрәк уртасына яки утырып торучылар алдына (арты белән борылып) баса. Тәрбияче сигналыннан сон күзләрен йома. Тәрбияче балаларның берәрсенә шалтыравык бирә дә аны шалтыратырга куша.

Түгәрәк уртасында басып торучы бала, күзен ачмыйча гына, кулы белән ишарә ясап, тавышның кайсы яктан ишетелгәнен күрсәтергә тиеш. Әгәр дә ул дөрес күрсәтсә, тәрбияче: «Булды», – дип белдерә, һәм уртада басып торучы бала күзен ача, ә шалтыратучы бала шалтыравыкны югары күтәреп барысына да күрсәтә. Әгәр дә уртада’ торучы бала ялгышса, ул тагын күзен йома, һәм уен яңадан кабатлана. Уртадагы бала икенче уйнаучы белән алмаштырыла.

Уенны 3–4 тапкыр кабатлаганнан соң, балалар, тәрбияче сигналы буенча, бүлмәнең (мәйданчыкның) төрле ягына таралалар. Тәрбияченең: «Урыннарыгызга!» дигән сүзеннән соң балаларның һәрберсе үз урынына барып утыра, һәм уен дәвам итә.