I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча бер-берсеннән 40 см ераклык белән куелган 5–6 шнур аша сикерү. Команда буенча йөрү юнәлешен үзгәртеп, алып баручы артыннан бару. 1 минутка кадәр әкрен темп белән йөгерүне йөрү белән чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче чисталык кагыйдәләре, аларны үтәү сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.

«Бала.рф» мультимедиа библиотекасы: Батулла «Шапшакларны бака ялый».

1. Уен күнегүләре:

1. «Ыргыт-тот». Балалар, туплар тотып, мәйданчык буенча таралышып урнашалар. Тупны өскә ыргыталар һәм тотып алалар.

2. «Тәгәрәт-бәрелмә». Балалар бер-берсенә комачауламаслык итеп парлашып басалар һәм тупны иптәшләренең тупларына бәрелмәселек итеп бер-берсенә тәгәрәтәләр.

2. «Сыерчык оялары» хәрәкәтле уены.

Идәндә (мәйданчыкта), уйнаучылар саныннан бергә ким итеп, кечкенә түгәрәкләр сызыла. Бу – «сыерчык оялары». Балалар – «сыерчыклар». Алар бүлмә буйлап ирекле рәвештә йөгереп (очып) йөриләр. «Ояларыгызга!» дигән сигналны ишетүгә, балалар берәр түгәрәк эченә кереп өлгерергә тырышалар. Уен берничә тапкыр кабатлана. Уенны соңгы тапкыр уйнаганда, тәрбияче, балалар йөгереп йөргәндә сиздерми генә, тагын бер түгәрәк сыза – оялар барлык балаларга да җитә, алар сөенәләр.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.