9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылык, саф һавада күнегүләр ясарга теләк тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү сәламәтлек өчен мөһим булуына төшендерү. Балаларның предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен камилләштерү. Аякларны чиратлаштырып сикерүдә күнектерү.
Җиһазлау: шакмаклар яки шнурлар, бау, гимнастика баганалары (стойкалар), шәхси гигиена әйберләре.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм 1 минутка кадәр урта темп белән йөгерү. Йөрүгә күчү. Бер-берсеннән 30 см ераклык белән куелган 4–5 предмет арасыннан йөрү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче шәхси гигиена кагыйдәләре, аларны үтәү сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.
«Нәрсә артык?» дидактик уены: балалар шәхси гигиена әйберләре арасыннан артык предметларны табалар.
1. Уен күнегүләре:
1. «Юл буенча бер аякта». Тәрбияче шакмак яки шнурлар ярдәмендә 30 см озынлыкта юл ясый. Балалар шул юл буенча бер аякта сикереп баралар һәм үз урыннарына кире әйләнеп кайталар.
2. «Бау аша ыргыт». Мәйданчыкның урта өлешендә агачлар яки гимнастика баганалары (стойкалары) арасында шнур тарттырыла. Балалар, туп тотып, баш сызыкка басалар. Тәрбияче сигналы буенча тупларын бау аша ыргыталар һәм аны тотарга дип артыннан йөгерәләр.
2. «Сыерчык оялары» хәрәкәтле уены.
Идәндә (мәйданчыкта), уйнаучылар саныннан бергә ким итеп, кечкенә түгәрәкләр сызыла. Бу – «сыерчык оялары». Балалар – «сыерчыклар». Алар бүлмә буйлап ирекле рәвештә йөгереп (очып) йөриләр. «Ояларыгызга!» дигән сигналны ишетүгә, балалар берәр түгәрәк эченә кереп өлгерергә тырышалар. Уен берничә тапкыр кабатлана. Уенны соңгы тапкыр уйнаганда, тәрбияче, балалар йөгереп йөргәндә сиздерми генә, тагын бер түгәрәк сыза – оялар барлык балаларга да җитә, алар сөенәләр.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.