10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылык, җитезлек, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: тигезлекне саклау һәм сикерү күнемәләрен камилләштерү. Таралышып йөргәндә һәм йөгергәндә тәрбияче сигналы буенча туктый белүдә күнектерү. Эскәмия буйлап «аюларча» шуышуны ныгыту.
Җиһазлау: флагчыклар, гимнастика эскәмиясе, туры такта, 5-6 шнур.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп ритмлы йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү, тәрбияче сигналы буенча туктау.
II. Төп өлеш.
1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыкларны аста тоту. Флагчыкларны ян-якка, өскә, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыкларны аста тоту. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, флагчыкларны болгау. Тураю. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп, флагчыкларны күкрәк турысында тоту. Уңга (сулга) борылу, флагчыкны уңга (сулга) сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыкларны аста тоту. Флагчыкларны ян-якка сузу, уң (сул) аяк очын уң (сул) якка кую. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, флагчыкларны идәнгә кую. Флагчыклар алдында куш аяклап сикерү (2 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Учларга һәм табаннарга таянып, гимнастика эскәмиясе буйлап «аюларча» шуышу (2 тапкыр);
2.2. Тигезлекне саклау күнегүе. Идәндә яткан такта буйлап йөрү;
2.3. Бер сызыкка куелган 5–6 шнур аша сикерү.
3. «Инеш» рус халык уены.
Уйнаучылар, парлашып, бер-бер артлы тезеләләр – озын «инеш» барлыкка килә. Кулларын югары күтәреп, «капка» ясыйлар. Бер бала так кала. Ул «инеш»нең башына (рәт каршына) барып баса һәм түбәндәге сүзләрне әйтә:
Сәлам, инеш, якын дус,
Килдем синең яныңа,
Рәхәтләнеп уйнарга,
Яңа дуслар табарга.
Балалар:
Әйдә, әйдә, рәхим ит,
Үзеңә дус табып кит.
Так бала, рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм, аны җитәкләп, ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт каршына килә. Ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый. Уен шулай дәвам итә..
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.