12 нче эшчәнлек
Шөгыль:
12
Информация
Ай:
Март
Бурычлар
Үстерү бурычы: игътибарлылыкны, күз үлчәмен, хәрәкәт координациясен үстерү.
Тәрбия бурычы: кулларны чиста тоту күнекмәләрен ныгыту. Мөстәкыйльлек, чыдамлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны эре һәм вак адымнар белән чиратлаштырып йөрүдә күнектерү. Туп белән күнегүләр ясауны ныгыту.
Җиһазлау: шнурлар, туплар.

Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча эре адымнар белән әкрен темптта йөрү. Гадәти йөрүгә, аннары вак адымнар белән йөрүгә күчү. Йөрү төрләрен чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче кулларны чиста тоту сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.
Уен күнегүләре:
1. «Сикереп чык». Урыннан 6–8 шнур аша озынлыкка сикерү.
2. «Юл буенча йөгерү». Тигезлекне саклап, шнурлардан ясалган 15 см киңлектәге юл буенча Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.
3. «Җитез балалар». Балалар, туплар тотып, мәйданчык буенча таралышып басалар. Тупны җиргә, өскә ыргыту, ике кул белән тотып алу.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.