I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Сигнал буенча бер-берсеннән бер бала адымы киңлегендә куелган 8–10 борыс аша атлап чыгып йөрүгә күчү. Таралышып йөгерү. Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка, өскә сузу, баш өстендә кул чабу. Кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә янында тора. Кулларны ян-якка сузу, чүгәләү, үз алдыңда кул чабу. Торып басу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, үз алдыңда кул чабу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнеп, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылу, уң (сул) кулны уң (сул) якка сузу. Тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларын бераз аерып басу, кулларны гәүдә янында тоту. Түгәрәк буенча борылып, уң (сул) якка куш аяклап сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Идәндә яткан такта буенча, баш өстенә кечкенә капчык куеп, кулларны ян-якка сузып йөрү (2–3 тапкыр);

2.2. Араларында 40 см калдырып куелган 6 см биеклектәге 5–6 борыслар аша куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).

3. «Инеш аша сикереп чык» хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкта озын параллель сызыклар – «инеш» сызыла. Аның бер башы тар һәм ул киңәя бара (10 см дан 40 см га кадәр). Бер төркем балалар инешнең башта – тар өлешеннән, аннары – киңрәк, соңыннан иң киң урыныннан сикереп чыгалар. Тәрбияче инешнең иң киң урыныннан сикереп чыга алган балаларны билгели.

III. Йомгаклау өлеше.

«Үз төсеңне тап» аз хәрәкәтле уены.

Уенны ел башында икенче кечкенәләр төркемендәге кебек уйнарга мөмкин. Уен кагыйдәләрен яхшылап өйрәнеп беткәч, тәрбияче балаларга бүлмә буйлап йөргәндә туктарга һәм күзләрен йомарга куша. Үзе шул вакытта флагларның урыннарын алыштыра. «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сигналга балалар күзләрен ачалар, кирәкле төстәге флагны табып, шунда таба йөгерәләр. Тәрбияче иң беренче булып җыелып беткән төркемне билгели.