4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, физик күнегүләр эшләүгә кызыксыну формалаштыру.
Белем бирү бурычы: урыннан сикерү күнекмәсен камилләштерү. Алып баручыны алмаштырып йөрүне ныгыту.
Җиһазлау: шакмаклар, шнур, туплар, уенчык төлке.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Алып баручыны алмаштырып, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Зал буенча таралышып йөрү һәм йөгерү. 5 млы арада 2 тапкыр әрле-бирле йөгерү (челночный бег).
II. Төп өлеш.
1. Шакмак белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмакны уң кулда тоту. Аяк очларында күтәрелеп, шакмакны сул кулга күчерү. Төшү, аяк очларында күтәрелеп, шакмакны уң кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмакны уң кулда тоту. Чүгәләү, шакмакны сул кулга тоту. Торып басу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп тору, шакмакны уң (сул) кулда тоту. Уңга (сулга) борылу, шакмакны аяк очлары янына кую, тураю. Уңга (сулга) борылу, шакмакны алу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, шакмакны уң кулда тоту. Иелү, шакмакны аяк очлары арасына кую. Тураю, кулларны билгә кую. Иелү, шакмакны сул кул белән алу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, куллар гәүдә янында. Шакмакны идәнгә кую. Шакмак тирәли куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Шнур аша озынлыкка сикерү (6–8 тапкыр);
2.2. Тупларны бер-береңә ыргыту (8–10 тапкыр).
3. «Хәйләкәр төлке» хәрәкәтле уены.
Алдан бүлмәнең төрле урыннарына урындыклар, эскәмияләр, зур шакмаклар куела. Уен өчен гимнастика баскычларын да кулланырга була. Балалар, бер-берләренә якын ук басып, түгәрәк ясыйлар, кулларын артка яшерәләр. Бер бала түгәрәкнең тышында кала, аңа уенчык төлке бирәләр. Ул түгәрәк буйлап йөгереп китә һәм, башкаларга сиздерми генә, төлкене бер баланың кулында калдыра. Үзе уртага баса һәм, барлык балалар белән бергә: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип кычкыра. Төлке башта дәшми. Балалар өч тапкыр кычкырганнан соң гына, төлке: «Менә мин!» – дип, уртага сикереп керә. Балалар як-якка йөгерешеп китәләр, эскәмия, урындык, зур шакмакларга сикереп менәләр. Кем менәргә өлгерми, ул төлке янында уртада кала. Калган балалар яңа түгәрәк ясыйлар. Уенчык башка балага бирелә. Уен шулай дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.