I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Алга таба сикереп чабып бару. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче тән тиресе, аның кеше тормышында урыны турында мәгълүмат бирә.

Уен күнегүләре:

1. «Тупка сук». Агач ботагына сетка белән туп элеп куела. Балалар колоннага берәрләп басып, бер-бер артлы бераз йөгереп килеп, өскә сикерәләр һәм тупка сугып я кагылып китәргә тырышалар.

2. Билгеләнгән урынга кадәр ике көпчәкле велосипедта туры юнәлештә һәм әйләнә буенча йөрү.

III. Йомгаклау өлеше.

«Бүләкләр» аз хәрәкәтле уены.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Бер баланы уртага бастыралар. Калганнары, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, түгәрәк буйлап йөриләр:

Алып килдек бүләкләр –

Курчак, очкыч һәм атлар.

Аю, куян – бар да бар,

Теләгәнеңне сайлап ал!

Шигырь ахырында балалар туктап калалар, ә уртадагы бала уенчыкларның берсен аласы килүен әйтә. Әгәр дә ул ат кирәк дисә, балалар атлар кебек сикергәләп, хәрәкәтләр ясыйлар: кулларын алга сузып, аякларын югары күтәреп, бер-бер артлы түгәрәк буйлап йөриләр; әгәр дә курчак дисә, бию көенә парлашып бииләр; аю сүзенә, алпан-тилпән килеп, авыр басып йөриләр, куян сүзенә бер урында ике аякта сикерәләр һ.б. Уртага икенче бала баса, уен дәвам итә.