6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: хәрәкәтле уеннарда һәм физик күнегүләргә карата кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: төп мөһим хәрәкәтләрне ныгыту, борын эчләрен чистарту күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Түгәрәк буенча кулга-кул тотынып йөрү. Төрле юнәлештә йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Шакмакларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан кулларны гәүдә буйлап аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Шакмакларны яшер!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Утыру, шакмакларны кулга алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Шакмакларны төшермә!» («Шакмакларны яшер!» күнегүенең варианты)
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. «Үрел!»
Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәндә утыру, шакмак тоткан кулларны артка кую. Алга таба иелү, шакмаклар белән аяк бармакларына кагылу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикер!»
Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, шакмак тоткан кулларны ян якларга сузу. Шакмакларны төшереп җибәрмичә, куш аяклап урында сикерү. Сикерүне атлау белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Бераз алга иелеп, баланың югары күтәрелгән кулы биеклегендәге ике уенчыкка кадәр сикерү;
2.2. Янәшә торган ике эскәмия арасыннан шуышу;
2.3. Уртача зурлыктагы тупны таудан тәгәрәтү һәм тотып алу.
«Туп кемдә?» хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап идәндәге паласка утыралар. Аяклары як-якка җәелгән. Тәрбияче уртада утыра. Ул, чиратлаштырып, балаларга таба тупны тәгәрәтеп җибәрә: «Туп кемгә таба тәгәрәде?» («Тупны кем тотты», «Туп кемдә?») – дип сорый. Тупны тотып алган бала үзенең исемен әйтә һәм тупны кире тәрбиячегә җибәрә.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче сулыш алу әгъзасы буларак борынның әһәмияте турында мәгълүмат бирә.
Сулыш гимнастикасы. «Керпе».
IV. Йомгаклау өлеше
10–15 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.