I. Кереш өлеш.

Туры юнәлештә йөрү. Төрле юнәлештә йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Йомшак мендәрләр белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Алга таба иелү, үкчәне тоту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – мендәрләр артына басу, куллар артта. Утыру (качу) һәм басу (күренү) (4 тапкыр). 

4. Башлангыч торыш – мендәрләр алдына басу, аяклар бергә, куллар янда. Мендәрләргә утыру, куллар алда, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – мендәрләр янына басу, куллар аста. Мендәрләр тирәли куш аяклап сикерү, йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Ике аякта бау аша сикерү;

2.2. Идәннән 50 см биеклектә урнашкан гимнастика таягы астыннан шуышып чыгу;

2.3. Тупны 100–125 см ераклыкта булган тамгага ике кул белән ыргыту.

«Инеш аша» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче җирдә ике сызык сыза (бүлмәдә уйнаганда бау яки сикергечтән файдаланырга мөмкин) – бу «инеш». Аннары сызыклар өстенә 2–3 м озынлыктагы (киңлеге 25–30 см) такта куела – бусы «күпер». Балалар күпер аша инешнең икенче ягына чыгарга тиешләр. Тәрбияче такта буйлап кына барырга, күпердән егылып төшмәс өчен бик сак булырга кирәклеген, аякларны суга чылатырга яраманлыгын аңлата.

* Күпер аша йөгереп үтәргә дә мөмкин.

* Тактаны бераз биегрәк күтәртеп уенны катлауландырырга була.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.