I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең: «Куяннар!» дигән сигналына туктау һәм куш аяклап сикерү. Яңадан йөрүне дәвам итү. «Әтәчләр!» дигәч, туктау, «канатларны» (кулларны) җилпеп, «Кикрикүүүк!» дип кычкыру.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче Д витамины («Кояш витамины»), аның сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.

1. Уен күнегүләре:

1. Билгеләнгән урынга кадәр ике көпчәкле велосипедта туры юнәлештә һәм әйләнә буенча йөрү.

2. «Ыргыт-тот». Балалар мәйданчыкта таралышып басалар. Тупларны өскә ыргыталар һәм аны ике куллап тотып алалар.

2. «Кармак» хәрәкәтле уены.

Балалар, түгәрәк ясап, басып торалар. Тәрбияче түгәрәк уртасында бау тотып тора. Бауның бер очына кечкенә капчык бәйләнгән. Тәрбияче бауны түгәрәк буенча, җиргә якын китереп, әйләндерә. Балалар, бау якынлашкан саен, аның аша ике аякта сикереп куялар.

III. Йомгаклау өлеше.

«Бүләкләр» аз хәрәкәтле уены.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Бер баланы уртага бастыралар. Калганнары, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, түгәрәк буйлап йөриләр:

Алып килдек бүләкләр –

Курчак, очкыч һәм атлар.

Аю, куян – бар да бар,

Теләгәнеңне сайлап ал!

Шигырь ахырында балалар туктап калалар, ә уртадагы бала уенчыкларның берсен аласы килүен әйтә. Әгәр дә ул ат кирәк дисә, балалар атлар кебек сикергәләп, хәрәкәтләр ясыйлар: кулларын алга сузып, аякларын югары күтәреп, бер-бер артлы түгәрәк буйлап йөриләр; әгәр дә курчак дисә, бию көенә парлашып бииләр; аю сүзенә, алпан-тилпән килеп, авыр басып йөриләр, куян сүзенә бер урында ике аякта сикерәләр һ.б. Уртага икенче бала баса, уен дәвам итә.