7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: хәрәкәтләрне аңлы рәвештә башкару күнекмәләрен формалаштыру.
Белем бирү бурычы: тезләрне югары күтәреп йөрү, таралышып йөгерү, эскәмия буенча шуышу күнекмәләрен камилләштерү. Вертикаль цельга ыргытуны ныгыту.
Җиһазлау: таяклар, диаметры 50 см булган түгәрәк мишеньлы калкан, гимнастика эскәмиясе, эт битлеге.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Бер урында йөгерү. Тәрбияченең «Атлар!» дигән сигналына тезләрне югары күтәреп, кулларны билгә куеп йөрү. Таралышып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Таяк белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таякны аста тоту. Таякны өскә күтәрү, баш артына кую, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, таякны аста тоту. Таякны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, таякны тезләр өстенә кую. Таякны өскә күтәрү, алга иелү, аяк очларына кагылу. Тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таякны аста тоту. Чүгәләү, таякны алга сузу. Торып басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны ирекле тоту, таякны идәнгә кую. Таяк тирәли куш аяклап сикерү (3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. 1,5–2 м ераклыкка җилкә турысыннан уң һәм сул кул белән вертикаль ноктага кечкенә туплар ыргыту;
2.2. Гимнастика стенкасы буйлап 1–2 рейка турысыннан уңга (сулга) үрмәләү.
3. «Куяннар» хәрәкәтле уены.
Бер бала «эт» итеп билгеләнә. Ул яшелчә бакчасын саклый. Калган балалар – «куяннар». Алар, ике аякта сикерә-сикерә, яшелчә бакчасында йөриләр, түтәлләр аша сикереп чыгалар. «Эт килә!» дигән сигналны ишетүгә, куяннар үз өйләренә (алдан сызылган түгәрәкләргә) йөгерәләр. Эт аларны куа. Тотылган куянны үзе белән алып китә..
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.