I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча ярымчүгәләп йөрүгә күчү. Тезләрне югары күтәреп йөрү. Вак адымнар белән йөрүне гадәти йөрү белән чиратлаштыру. Колоннада берәрләп йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны аста тоту. Аяк очларында күтәрелеп, тупны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны аста тоту. Тупны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Чүгәләү, тупны алга сузу. Торып басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, аркада яту, тупны баш артында тоту. Уң (сул) аякны күтәрү, туп белән тезгә кагылу. Аякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – бер колоннага тезелү. Тупны кулларга тоткан килеш алга таба сикереп чабып барып ритмлы йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Баш өстенә кечкенә капчык куеп, кулларны ян-якка сузып, эскәмия буйлап йөрү. Тәрбияченең булышуы мәҗбури;

2.2. Шнур аша сулга, уңга ике аякта 3 м ераклыкка сикерү (2–3 тапкыр). Күнегүне ике колоннага бүленеп, «агым» алымы белән эшләү.

2.3. 20 м ераклыкка йөгерү.

3. «Яшелчәләр» татар халык уены.

Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм бакчачы аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шулвакыт яшелчә алучы килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

– Тук-тук!

– Кем бар?

– Мин.

– Син кем?

– Кеше.

– Нигә килдең?

– Яшелчә алырга.

– Нинди?

– Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында шалкан булса, ул торып йөгерә һәм билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр яшелчә алучы ул арада аны куып тота алмаса, шалкан үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен яшелчәләр тотылып беткәнче дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.