I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча парларга бүленеп басу. Парлашып йөрү. Таралышып йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Предметлар арасыннан «елан рәвешендә» («змейкой») йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче бәрелгәндә, киселгәндә үз-үзеңә ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирә.

Уен күнегүләре:

1. «Төшереп җибәрмә». Бер кул белән тупны идәнгә (җиргә) бәреп сикертү һәм аны ике кул белән тоту.

2. «Бәрелмә!». Предметлар арасыннан «елан рәвешендә» («змейкой») ике аякта кыска сикергеч аша сикерү.

3. Билгеләнгән урынга кадәр ике көпчәкле велосипедта борылышлар һәм төрле тизлек белән йөрү.

Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп ритмлы йөрү.