I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, гәүдә торышын һәм тигезлекне тикшерү. Бер рәткә тезелү. Кулларны билгә куеп, тезләрне бөкләмичә, аяк очларына басып, колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча зал буенча таралып йөрүгә, аннан соң таралып йөгерүгә күчү һәм хәрәкәттә килеш колоннага икешәрләп тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Аяк очына басып, кулларны як-яктан өскә күтәреп, кулларны як-яктан аска төшерү, яңадан башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар баш артында. Уңга (сулга) борылу, куллар ян-якка, яңадан башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар аста. Кулларны як-якка җәеп уң (сул) якка иелү, бармаклар белән аяк очына кагылу. Тураеп басу, кулларны билгә кую. Яңадан башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3 тапкыр).

4 нче күнегү. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Кулларны алга сузып, чүгәләү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар бергә, аяк очлары аерым, куллар аста. Кулларны як-якка җәеп, аякларны уң (сул) якка күчереп басу. Уң (сул) кулны аска төшерү, сул (уң) кулны өскә күтәрү. Кулларны як-якка җәеп, аякларны бергә кую. Яңадан башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Аякларны аерып (куллар як-якка куеп), сикерү, аякларны яңадан бергә кую (куллар билдә). Күнегүне 1–8 хисабына башкару. Уртача тизлектә башкару (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Тигезлекне саклауга күнегү. Кулларны билгә куеп, идәнгә сузылган шнур буйлап йөрү (3–4 тапкыр);

2.2. Идәннән этелеп, 4 м араны ике аякта алга таба сикереп үтү;

2.3. Ике кул белән тотып, бер-береңә астан туп ату (10–12 тапкыр).

Күнегү эшләгәндә тәрбияче балаларның туры торуына, тигезлек саклауларына игътибар итәргә тиеш. Тигезлек саклау күнегүен ясаганда, балаларның ясау тизлеге уртача булуы һәм колоннада башкарылуы мәҗбүри. Күнегү ахырында эскәмиядән төшеп, аны алгы яктан әйләнеп чыгып, үзләренең колоннарына кайту.

Аннан сон ике колоннага тезелеп, тәрбияче сигналы буенча шакмакка таба алга куш аяклап сикерү. Шакмакны әйләнеп чыгып, колоннада атлап кайту. Күнегү ясалып беткәч, капма-каршы басып, бер-берсенә туп ыргыту.

3. «Тупны төшермә!» хәрәкәтле уены.

Туп 15–20 см диаметрлы, йомшак һәм җиңел булырга тиеш. Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче – уртада, аның кулында туп. Ул тупны чиратлап әле бер, әле икенче балага ыргыта. Балалар тупны тотып алырга һәм кире тәрбиячегә кайтарырга тиешләр. Тупны шулай ук түгәрәк буйлап та җибәрергә була. Бу очракта балалар бер-берсеннән берәр адым ераклыкта басарга тиешләр. Тупны тотып ала алмаган яисә кулыннан төшереп җибәргән бала вакытлыча уеннан чыгып тора.

4. «Кайнар кул» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап тезеләләр. Араларыннан берсе «кайнар куллы» йөртүче була. Ул түгәрәк уртасында тора. Барлык балалар уч төпләрен өскә таба каратып, кулларын түгәрәк эченә таба сузалар. Йөртүче түгәрәк буйлап йөри һәм, көтмәгәндә, бер баланың кулына әкрен генә суга. Балалар исә, ул якынайганда, кулларын артка яшерергә тырышалар. Йөртүче берәр баланың кулына суга алса, ул бала түгәрәктән бер адым читкә чигенә яисә аңа җәза бирелә. 2–3 бала отылганнан соң, икенче кайнар куллы йөртүче сайлана һәм уен дәвам итә.III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада атлап йөрү.