Бурычлар:

Үстерү бурычы: игътибарлылыкны, күз үлчәмен, хәрәкәт активлыгын үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда бирелгән сорауларга җавап бирү теләге уяту.

Белем бирү бурычы: балаларның идәннән этелеп, 4 м араны ике аякта алга таба сикереп үтә белү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: гимнастика эскәмияләре (2 данә), кабартылган туплар, кечкенә туплар (балалар саныннан 2 тапкыр кимрәк).

Төп хәрәкәтләр:

1. Тигезлек саклау күнегүе – кулларны баш артында тоткан килеш, гимнастика эскәмияләре буенча атлап йөрү, кабартылган туплар аша атлап чыгу;

2. Шеренгалар арасында бер кул белән тупны атып, ул идәнгә бәрелеп кире сикергән тупны тоту (беренче төркем балалар тупны ата, ә икенче төркем идәнгә бәрелгәннән соң кире сикергән тупны тота, аннан соң алмашалар, икенче төркем ата, беренчеләре тота);

3. Идәннән этелеп, 4 м араны ике аякта алга таба сикереп үтү.