3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, түземлек сыйфатларын тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кеше тормышында сәламәт яшәү рәвеше бик кирәкле икәнлеген төшендерү, балаларны колоннага төзелергә өйрәтү, сикергәндә тигезлек саклау күнегүен кабатлау.
Җиһазлау: өч төрле төстә кубиклар, ком тутырылган капчыклар (балалар саныннан 2 тапкыр күбрәк), кыршаулар (2-3 данә), бау (шнур), тасмалар (балалар саны буенча), туп (диаметры 6-8 см).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннага тезелү. Шеренгага тезелү, гәүдә торышын һәм тигезлекне тикшерү. Яңадан шакмаклар белән билгеләнгән урынга өч колонна ясап, тезелеп басу. Тәрбияче сигналы буенча бөтен залга (мәйданчыкка) таралу, киләсе сигналдан соң (20–25 секундтан) колоннанада үз урынын табу.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсенме?
Тәрбияче сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре белән таныштыра.
Режим вакытында: А. Алиш «Каз белән Аккош» әкияте (http://balarf.ru)
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Туп ыргытыш» уен күнегүе.
Уйнаучылар ике төркемгә бүленәләр. Алар, бер-берләреннән 3–5 м ара калдырып, кара-каршы басалар. Басасы урын сызык белән билгеләнә. Санамыш яисә җирәбә ярдәмендә уенны башлап җибәрүче билгеләнә. Ул үз төркеменнән бер баланың исемен әйтә һәм тупны аңа ыргыта. Ә тегесе, тупны тотып алып, аны каршы төркемдәге балага (исемен әйтеп) ыргыта. Әгәр дә бу бала тупны тота алмаса, ул уеннан чыгарыла, ә уенны дәвам итү хокукы тупны ыргыткан командада кала. Иң күп уйнаучысы калган төркем җиңүче була.
2. «Урыныңны тап» уен күнегүе.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын як-якка җәеп, түгәрәкне зурайталар. Басып торган урынны билгеләү өчен, һәр баланың алдына берәр уенчык (мәмәслән, шакмак һ.б.) куела. Тәрбияче бубенга сугып яисә «Йөгерегез!» дип сигнал биргәч, балалар як-якка йөгерешеп китәләр, сикерешеп уйныйлар. Шул арада тәрбияче, балаларга сиздерми генә, берәр баланың уенчыгын алып куя. Бубенга сугып иясә «Урыннарыгызга!» дип сигнал биргәч, балалар кире түгәрәккә таба йөгерешәләр. Һәр баланың үз уенчыгы янына басуы мәҗбүри түгел, алар теләсә кайсы урынны сайлап баса алалар. Урын эзләп йөргән балага балалар барысы бергә түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Йөгер тизрәк, Әминә,
Урынсыз кала күрмә.
(Яисә):Марат, йөгер тиз(е)рәк,
Урын алырга кирәк.
Соңгы тапкыр уйнаганда, тәрбияче, барлык балаларга да урын булсын өчен, уенчыкны алып куймый.
3. «Игътибарлы бул!» аз хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар, бер-берсеннән кул сузымы ара калдырып, түгәрәккә басалар. Балалар белән бергә түгәрәктә тәрбияче дә басып тора: ул балаларга төрле хәрәкәтләр ясап күрсәтә. Балалар тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Тәрбияче нинди хәрәкәтләрне кабатларга ярамау турында балалар белән алдан сүз куеша, мәсәлән, кулларны югарыга күтәрмәскә, чүгәләмәскә һ.б. Тыелган хәрәкәтне кабатлаучылар түгәрәктән бер адым читкә чыгалар, ләкин уенда катнашуны дәвам итәләр. Уйнаучы икенче тапкыр ялгышса, түгәрәктән тагын бер адым читкә чыга. Икенче тапкыр күрсәткәндә, уйнаучы ялгышмаса, ул түгәрәк үзәгенә таба бер адым атлый. Уен түгәрәктән 3–5 уйнаучы чыкканнан соң тәмамлана. Бер тапкыр да ялгышмаучылар җиңүче булып исәпләнәләр.
III. Йомгаклау өлеше.
Төрле темпта аяк очында йөрү һәм йөгерү. Туры галоп.