4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: координацияне үстерү, сикерү һәм тупны өскә ыргытып тоту, предметлар арасыннан йөрү, йөгерүне һәм аяк очларында басып йөрүне кабатлау.
Җиһазлау: шакмаклар, туплар (6-8 см диаметрлы, балалар саны буенча), стеналар (стойки 2 данә), бау (шнур), тасмалар (кыңгыраулар)
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер шеренгага басып, колоннага тезелү. Кулларны билдә куйган килеш аяк очларына басып, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Шакмаклар арасыннан йөрү һәм йөгерү (шакмаклар арасы 40 см). Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру.
Аяк очларында йөргәндә, балаларның аяклары туры, адымнары кыска, гәүдәләре төз, туры булуына, үкчәләрнең идәнгә тимәвенә һәм кулларның билдә булуына игътибар итү. Иң мөһиме: предметлар арасыннан йөргәндә һәм йөгергәндә предметларга кагылмау!
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Кулларны янга җәйген килеш күтәреп, тупны сул кулга күчерү. Кулларны ян-якка җәеп аска төшерү. Кулларны янга җәйгә килеш күтәреп тупны уң кулга күчерү, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп уң кулда. Уңга (сулга) борылыш ясап, тупны идәнгә бәрү һәм ике кул белән тотып алу, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп уң кулда. Кулларны ян-якка җәеп, алга (артка) иелү, тупны сул кулга күчерерү. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Сул кул белән дә шулай ук эшләү һәм башлангыч торышка кайту (һәр кул белән 2 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Чүгәләп, тупны сул кулга күчерү һәм тураю. Шулай ук сул кул белән эшләү һәм башлангыч торышка кайту (һәр кул белән 2 шәр тапкыр).
5. Башлангыч торыш – үкчәдә утырган килеш тезләнү (туп уң кулда) Уңга (сулга) иелеп, тупны үзеңә китереп, сул (уң) кулга күчерерү (һәр якка 3 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә, туп идәндә. Туп тирәли чиратлап уңга (сулга) куш аяклап сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кечкенә тупны ике кул белән өскә ыргыту;
2.2. «Предметка кагыл!» – ике аякта өскә сикерү (2–3 кабатлау, 5–6 тапкыр);
2.3. Уртача тизлектә йөгерү (1–2 минут)
Бер төркем балалары кулларына туп тоткан килеш, бер урында тупны өскә ыргыту.
Тәрбияче җитәкчелегендә икенче төркем балаларына өскә сикерү кунегүләрен эшләтү. Тәрбияче ике стена (стойка) куя һәм шуларга тасма яки кыңгырау эленгән шнур суза. Төп игътибарны балаларның дөрес итеп идәннән көч белән этелеп, кулларны предметка кагылуларына бирергә кирәк. Балалар берничә тапкыр шулай сикергәч, урын алыштыру һәм командага икенче бирем бирү.
Колоннада бер-берсе артыннар урта тизлектә йөгерү һәм йөрүгә күчү.
3. «Бүре һәм куяннар» хәрәкәтле уены.
Уйнаучыларның берсе «бүре» итеп билгеләнә. Калган балалар «куяннар» булалар. Мәйданчыкның бер ягында куяннар, нарат күркәләреннән, кечкенә ташлардан түгәрәкләр, квадратлар ясап, үзләренә урыннар әзерлиләр (кыршаулар салырга мөмкин). Уен башында куяннар үз урыннарында торалар. Бүре мәйданчыкның икенче (каршы) ягында «чокырда» утыра. Тәрбияче түбәндәге сүзләрне әйтә:Яшел болында куяннарСикергәләп йөриләр,
Як-якларына каранып,
Бүре килүен күзлиләр.
Куяннар урыннарыннан (түгәрәкләрдән) сикереп чыгалар да мәйданчыкка таралалар. Алар ике аякта берьюлы сикереп йөриләр, бүре килмиме икән дип, тирә-якка караштыргалый. Шигырьнең соңгы сүзләреннән соң, бүре чокырдан чыга да куяннарны тотмакчы булып, алар артыннан йөгерә. Куяннар исә үз урыннарына (түгәрәкләргә) йөгерәләр. Тотылган куяннарны бүре үзе белән чокырга алып китә. Бүре китүгә, тәрбияче шигырь сүзләрен кабатлый һәм уен яңадан башлана. 2–3 куян тотылганнан соң тәрбияче яки уйнаучылар икенче бүре сайлап куялар.
«Кем биегрәк?» аз хәрәкәтле уены.
Берничә бала кулларына туп алып, 4–5 м ара калдырып, бер рәткә тезелеп баса. Тупны ике кул белән тотып, көч белән югарыга ыргыталар. Тупны биегрәк ыргытып, җиргә төшермичә тотып ала алган бала җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада атлап йөрү.