I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү, тәрбияче сигналы буенча, юнәлешне үзгәртү. Бер

рәткә куелган шакмаклар арасыннан йөгерү. Йөгерү белән атлау чиратлаштыру. Колоннага өчәрләп күчеп тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Кулларны ян-якка җәю, баш артына кую, ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Уң якка (сул якка) борылу, кулларны як-якка сузу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар баш артында. Чүгәләү, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – идәңгә утырып, аякларны җәю. Уң (сул) аякка иелеп, бармаклар белән аяк очына кагылу. Тураю, куллар ян-якка, башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, 1–8 гә кадәр санау хисабына «велосипед» күнегүен башкару. Кыска тыналыш ясау (2 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. 1–8 гә кадәр санау хисабына аякларны бергә һәм аерып сикерү (2–3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. 5 м араны уң һәм сул аякларны чиратлаштырып алга таба сикерү (2–3 тапкыр).

2.2. Гимнастика эскәмиясендә ике кул белән тартылып, корсак белән шуышу (2–3 тапкыр).

2.3. 5–6 м араны, тупны җиргә бәреп һәм ике кул белән тотып алып, атлап үтү (2–3 тапкыр).

3. «Карусель» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар түгәрәккә басалар. Тәрбияче балаларга ике очы бергә бәйләнгән бау (шнур) бирә. Балалар, уң куллары белән бауга тотынып, сулга борылалар да түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә!

Аннары борылабыз,

Һәм бик тиз йөгерәбез.

Балалар, шигырьнең эчтәлегенә туры китереп, башта әкрен генә, аннары кызурак йөриләр, ә соңыннан йөгерәләр. Балалар йөгергәндә, тәрбияче: «Йө-гер-де-ләр, йө-гер-де-ләр», – дип әйтеп тора. Балалар түгәрәкне ике тапкыр йөгереп әйләнгәч, тәрбияче: «Борылдык», – дип әйтеп, йөгерү юнәлешен үзгәртә. Уйнаучылар, кинәт борылып, сул куллары белән тиз генә бауга тотыналар һәм кире якка йөгерә башлыйлар. Аннан соң тәрбияче балалар белән бергә түбәндәге сүзләрне әйтә:

Ашыкмагыз, ашыкмагыз!

Карусельне туктатыгыз!

Бер-ике, бер-ике!

Менә уен да бетте!

Карусельнең хәрәкәте әкренәйгәннән-әкренәя бара. «Менә уен да бетте» сүзләреннән соң балалар, бауны идәнгә куеп, мәйданчыкка таралалар. Балалар бераз ял иткәч, тәрбияче сигналы буенча балалар яңадан бау янына җыелалар. Уен кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

Аз хәрәкәтле уен (балалар теләге буенча).