I. Кереш өлеш.

Бер рәткә тезелү, берәрләп колоннага күчеп тезелү. Колоннада атлап йөрү, тәрбияченең «Тукта!» дигән сигналына туктау. Уртача темпта (1 минут) йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче файдалы ризыклар, аларның кеше тормышында әһәмияте турында мәгълүмат бирә.

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Тупны сетка аша ыргыт» уен күнегүе.

Мәйданчыкта, балаларның буеннан югарырак итеп, сетка тартылып куела. Балалар, сетканың ике ягына ике адым ераклыкта басып, сетка аркылы туп ыргыталар. Туп ыргыту түбәндәгечә бара: беренче бала каршыдагы балага ыргыта. Каршыдагы беренче бала киредән үз каршында баскан беренче балага ыргыта. Аннан соң беренче бала тупны икенче балага бирә. Шул рәвештә уен дәвам итә. Яхшы ыргытып, тупны тоткан пар бер адым артка чигә. Димәк, икенче уенда ераграк арадан ыргыталар. Алдан билгеләнеп куелган чиккә җиткәч, уен бетә.

2. «Тупны тот!» уен күнегүе.

Балалар өчәрләп басалар. Ике уенчы бер-берсеннән 2 м ераклыкта тора, ә өченчесе аларның арасына баса. Кырыйдагы ике уенчы тупны бер-берсенә ыргыталар, ә өченчесе тупны тотып алырга тиеш. Тупны тотып алгач, бер уенчы белән урыннарын алыштыралар. Тәрбияче боерык биргәч, уен тәмамлана.

3. «Кагылма!» уен күнегүе.

Тәрбияче 30 см ара калдырып, ике рәткә кеглиләр тезә. Балалар ике сафка тезеләләр һәм, кеглиләрны кагылмыйча, араларыннан аяк очларында йөриләр. Биремне җитез һәм төгәл башкарган команда җиңә (2–3 тапкыр).

4. «Кем тизрәк җыелыр?» хәрәкәтле уены.

Балалар берничә төркемгә бүленәләр һәм, сигнал буенча, төрле якка йөгерешеп китәләр. Тәрбияченең «Җыелырга!» дигән командасы буенча, төркемнәр үз урыннарына җыелалар. Тизрәк җыелган төркем җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада атлап йөрү. Тәрбияче сигналы буенча туктап ниндидер җанвар булып хәрәкәт күрсәтү.