Бурычлар:

Үстерү бурычы: игътибарлылык, хәрәкәт координациясен үстерү.

Тәрбия бурычы: күнегүләрне төгәл башкарырга омтылыш сыйфатларын тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: туп ату күнекмәләрен ныгытү.

Җиһазлау: шакмаклар (кеглиләр, кабартылган туплар), кечкенә туплар (балалар санынча), гимнастика эскәмияләре, зур туплар (балалар саныннан 2 тапкырга кимрәк), кыңгыраулар.

Төп хәрәкәтләр:

1. Тупны алда (артта) бер кулдан икенче кулга күчереп, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү (2–3 тапкыр).

2. Уң һәм сул аякларны чиратлаштырып, алга таба сикерү (2–3 тапкыр).

3. 3 м ераклыкта басып, тупны бер-береңә баш артыннан ике кул белән ыргыту.