I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, гәүдә торышын һәм тигезлекне тикшерү. Биремне аңлату, берәрләп сафка тезелү. Сафта берәрләп атлап йөрү, тәрбияче боерыгы белән, тезләрне югары күтәреп йөрүгә күчү. Бер рәткә куелган әйберләр арасыннан (арасы 40 см) таралышып йөгерү. Сафта берәрләп гадәти атлап йөрү. Таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, тупны сул кулга күчерү, кулларны төшерү. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, тупны уң кулга күчерү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Алга иелү, сул аяк артыннан тупны сул кулга күчерү, тураю, куллар ян-якка сузу. Алга иелү, тупны уң аяк артыннан сул кулга күчерү, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң (сул) кулда. Чүгәләү, кулларны алга сузу, тупны сул (уң) кулга күчерү, тураю, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, үкчәләргә күчеп утыру, тупны уң кулда тоту. Уң якка иелү, тупны үзеңә таба тәгәрәтү, башлангыч торышка кайту, тупны сул кулга күчерү. Сул якка иелү, тупны үзеңә таба тәгәрәтү, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аркага ятып, тупны ике кул белән баш өстеннән югарырак тоту. Уң (сул) аякны туры итеп күтәрү, туп белән аяк очына кагылу, б.-т.ка кайту (һәр аяк белән 3 тапкыр).

6 нчы күнегү. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Уң һәм сул аякта чиратлаштырып сикерү.

Төп хәрәкәтләр:

1. Кечкенә тупны һәр адымга алда яисә артта торучы иптәшенә тапшырып, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү;

2. Уң (сул) аякта чиратлаштырып, алга таба сикерү;

3. Тупны астан ике кул белән ыргытып тапшыру.

4. «Авыз ачып калма!» хәрәкәтле уены.

Уен барышы. Балалар түгәрәк ясап басалар. Һәрберсенең алдына берәр уенчык куела. Тәрбияченең «Таралыгыз!» дигән сигналы буенча, балалар уз урыннарыннан йөгереп китәләр һәм музыка астында ирекле рәвештә биеп, уйнап йөриләр. Шул арада тәрбияче уенчыкларның берсен алып куя, шулай итеп, уйнаучыларның берсен урынсыз калдыра. Бубенга нык итеп сугуга (яки «Урыннарыгызга!» дип кычкыруга), балалар нинди дә булса уенчык артына килеп басалар, уенчыкны, алып, югары күтәрәләр. Уенчыксыз калган бала «авыз ачып калучы» була. Уен 5–6 тапкыр кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада атлап йөрү.