12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер-берсенә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларда үз сәламәтлекләре турында кайгырту кирәклеген төшендерү.
Җиһазлау: кечкенә капчыклар (3-4 шт.), кечкенә предмет әйберләре (12-20 шт.), туплар (балалар санынча), кәрҗин, шакмаклар (кабартылган туплар, кегльләр).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Предметлар арасыннан колоннада уртача тизлектә, «елан» рәвешендә басып, берәрләп, йөрү (1,5 минут), таралып йөрү.
II. Төп өлеш.
Тәрбияче дөрес туклану кагыйдәләре, яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең кеше тормышындагы әһәмияте турында мәгълүмат бирә.
«Балык, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр – һәркемгә файдалы ризык» темасына әңгәмә.
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Флаг янына» уены (эстафета).
Уйнаучылар урындыкларда утыралар. Мәйданчыкның (залның) кырыеннан 5–6 адым ераклыкта сызык сызыла. Сызык артына 4–5 бала баса. Мәйданчыкның каршы ягына, сызыктан 18–20 адым (10–12 м) ераклыкта сызык артында торучы балалар санынча урындыклар куела. Тәрбияче урындыклар өстенә берәр флаг куеп чыга. Тәрбияченең сигналы буенча (бубен тавышы, кул чабу яки «бер, ике, өч, йөгер» сүзләреннән соң), балалар флаглар янына йөгереп баралар, аларны алып югарыга күтәрәләр һәм яңадан урындыкларга куялар. Тәрбияче балаларның кайсысы флагны алданрак күтәргәнен билгели. Аннан соң балалар урындыкларга утыралар, ә алар урынына сызык артына 4–5 кешедән торган икенче төркем баса. Барлык балалар да флаглар янына берәр мәртәбә йөгереп узгач, уен тәмам була. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.
2. «Кәрзингә тидер» уен күнегүе (баскетбол варианты).
Уйнаучылар (туплар белән) 2 төркемгә бүленәләр. Беренче төркем «Тупны алып бар!» күнегүен башкарган арада, икенче төркем балалары, кәрзин тирәсенә ярымтүгәрәккә басалар. Тәрбияче тупны ничек ыргытырга кирәклеген күрсәтә. Аңлатып, күрсәткәннән соң, шеренгадагы балалар берәрләп, тупны кәрзингә ыргыталар. Балалар күнегүләрен һәм урыннарын боерык буенча үзгәртәләр.
3. «Куышу» хәрәкәтле уены.
Уен мәйданчыгының кара-каршы ике ягына сызык сызып, уйнаучылар өчен урын билгеләнә. Бу – «өйләр». Барлык уйнаучылар, бер өйгә җыелып, тезелешеп басалар. Бер бала уенны алып баручы итеп билгеләнә. Ул ике өй арасында – уйнаучыларга йөзе белән борылып, уртада басып тора.Йөгерешеп, куышып,Бергәләп уйнап алыйк.
Кем кыю, өлгер, җитез –
Әйдәгез, сынап карыйк!
Әлеге сүзләрне әйтеп бетерүгә, барлык уенчылар да каршы яктагы өйгә йөгерешә башлыйлар. Алып баручы кемне дә булса тотарга тырыша. Тотылган бала уенны алып баручы була. Уен шулай дәвам итә. Уен ахырында иң өлгер, иң җитез балалар (бер дә тотылмаган) билгеләнә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Туп йөртеш» аз хәрәкәтле уены.
Балалар санамыш ярдәмендә бер «көтүче» сайлап куялар. Калганнары «көтүче»не уртада калдырып, кысылыбрак түгәрәкләнеп басалар, кулларын артка куялар. Берсенең кулында кечкенә туп була. Аны ул арттан кулдан кулга йөртә башлый. Бу вакытта «көтүче» күзләрен йомып тора. Бераздан соң балалар «көтүче»дән: «Туп кемдә?» – дип сорыйлар. Әгәр «көтүче» дөрес әйтсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Ә тегесе «көтүче» булып уртага баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.