Бурычлар:

Үстерү бурычы: гомуми моториканы үстерү

Тәрбия бурычы: үз дигәнендә торучанлык, оешканлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү

Белем бирү бурычы: кыршауга үрмәләп керү күнегүләрен кабатлау. Колоннада икешәрләп атлап йөрү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: кыршаулар (балалар санынча), гимнастика эскәмияләре (2 данә), келәм (2 данә)

Төп хәрәкәтләр:

1. Каршылыклар аша үрмәләп йөрү;

2. Кулларны билдә яки баш артында тотып, гимнастика эскәмиясендә төрле күнегүләр ясап йөрү;

3. Каршылыклар (биеклеге 20 см) аша сикерү (2–3 тапкыр).