10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер-береңә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кыршауга мүкәйләп керүне кабатлау, тигезлекне саклауга өйрәтү күнегүләрен эшләү.
Җиһазлау: балалар саны буенча кыршаулар, 2 гимнастик эскәмия, 2 шакмак, 2 келәм
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, тигезлекне тикшерү. Колоннага икешәрләп күчеп тезелү. Колоннада икешәрләп атлап йөрү, тәрбияченең: «Борылыш!» – дигән сигналына, сул җилкә аша кире якка борылу һәм йөрүне дәвам итү. Таралышып йөгерү. Колоннада икешәрләп йөгерү, тәрбияче сигналына шулай ук йөгерү темпын үзгәртмичә борылыш ясау. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Кыршаулар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршауны тоткан куллар аста. Кыршауны алга сузу, өскә күтәрү, яңадан алга сузу, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны тоткан куллар аста. Уңга(сулга) борылыш ясап, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау тоткан куллар ярым бөгелгән. Кулларны сузып, кыршауны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп, кыршау эченә кереп басу. Чүгәләп, кыршауны ян-ягыннан терсәкләрдә бөгелгән куллар белән алу һәм торып басу. Чүгәләү, кыршауны идәнгә кую, тураю, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – идәнгә утырып, аякларны аерып кую, кыршауны тоткан кулларны бөгеп, күкрәк турысында тоту. Алга иелү, идәнгә кыршау белән кагылу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп, кыршау янында тору. Кыршау тирәли уңга (сулга) сикерү (һәр якка 2 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Аралары 1 м булган 3 кыршау аша, кул белән идәнгә кагылмыйча, ян белән үрмәләп чыгу (2–3 тапкыр);
2.2. Гимнастика эскәмиясендә һәр адымга алга һәм артка кул чабып йөрү;
2.3. Тигезлекне саклап, предметлар аша куш аяклап сикерү.
3. «Аучы һәм куяннар» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкның бер ягында сызык белән аучы урыны билгеләнә. Санамыш ярдәмендә «аучы» сайлана. Икенче якта «куяннар» өчен түгәрәкләр сызыла. Һәр түгәрәккә 2–3 куян урнаша. Аучы, куян эзләрен эзләгән булып, мәйданчыкны әйләнеп чыга һәм үз урынына кайта. Тәрбияче: «Куяннар аланга чыктылар», – ди. Куяннар, үзләренең түгәрәкләреннән чыгып, ике аякларында сикерә-сикерә, алга таба йегереп китәләр. Тәрбияченең «Аучы!» дигән сүзеннән соң, куяннар түгәрәкләр эченә йөгерәләр, ә аучы, урыныннан кузгалмыйча, аларга туп ыргыта. Туп тигән куянны аучы үз янына алып китә. Уенны ике-өч тапкыр кабатлаганнан соң, икенче аучы сайлана. Уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Очты-очты» татар халык уены.
Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Алын баручы түгәрәкнең утрасына чыга һәм: «Очты, очты, казлар очты!» – дип, кулы белән очкан сыман хәрәкәт ясый. Башкалар аның артыннан кабатлый. Шулай, берничә кат оча торган кошларны, әйберләрне (самолет, вертолет, шар һ. б.) очыргач, искәрмәстән генә: «Очты, очты, ташлар очты!» – дип, очмый торган берәр әйбернең исемен атый. Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш. Берәрсе абайламыйча кулын күтәрсә, алып баручы: «Бар алайса, таш белән бергә оч!» – дип, урынын бирә, үзе түгәрәккә баса. Ялгышучылар берничә булса, уенны иң беренче булып ялгышкан бала алып бара. Уен шулай дәвам итә.