9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер-берсенә ярдәмчел булырга өндәү, спорт төрләренә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сикерү уен күнегүләрен, йөрү һәм каршылыклар аша атлап йөрү, җәйге спорт төрләре турында белемнәрен ныгыту.
Җиһазлау: шнурлар (5-6 данә), борыслар (бруски), туплар, ракеткалар, воланнар, шакмаклар (кегльләр).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Мәйданның бер ягына бала адымнарына тигез булган аралыкта шнурлар, икенче ягына – борыслар (бруски) (70–80 см ераклыкта) урнаштыру. Шнурлар аша берәм-берәм атлап чыгу, аннары борыслар аша атлап чыгу. Гадәти йөрешкә күчү. Уртача темпта йөгерү (бер минутка кадәр).
II. Төп өлеш.
Ә син беләсенме?
Тәрбияче спорт төрләре турында, аларның кеше тормышында әһәмияте турында мәгълүмат бирә.
«Җәйге спорт төрләре»
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Капкага керт!» уен күнегүе (малайлар өчен).
Идәндә сызык сызыла. Сызыктан 2–3 адым ара калдырып, дуга куела. Бу – «капка». Тәрбияче бер балага идәндә яткан тупны алып, шул капкага кертергә куша. Бала, иелеп, идәндә яткан тупларның берсен ала һәм аны, капкага кертергә тырышып, тәгәрәтеп җибәрә. 3–4 тупны тәгәрәткәннән соң, уенны икенче бала дәвам итә.
* Тупны бер яисә ике кул белән тәгәрәтергә мөмкин.
* 2–3 дуга куеп, биремне берьюлы 2–3 бала башкара ала.2. «Бадминтон» уен күнегүе (кызлар өчен).
Бу уенны уйнау өчен ике ракетка һәм волан кирәк булачак.
Башта уйнаучыларны ракетканы дөрес итеп тотарга һәм үзеңә таба килгән воланны, көч белән сугып, кире жибәрергә өйрәтергә кирәк. Шуннан сон гына балаларга уенны тәкъдим итәргә була.
Ике бала, ун кулларына ракеткалар тотып, 3–4 м ара калдырып басалар. Берсенең кулында волан. Ул воланны уз каршында өскә таба ыргыта һәм, аны ракетка белән сугып, иптәшенә таба жибәрә. Анысы, воланны ракетка белән тотып алып, иптәшенә кире жибәрергә тиеш. Балалар бу алымнарны яхшы итеп өйрәнгәннән сон, уенны сетка белән оештырырга мөмкин.
3. «Каршылыклар юлы» хәрәкәтле уены.
Балалар, ике колоннага бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Юлга каршылыклар куела: залның бер башында, рейкаларга тоташтырып, 15–20 см биеклектә бау бәйләнә (яки 50–60 см киңлектә сызык сызыла). Икенче башка, араларын 80 см калдырып, 3–4 кыршау куела һ.б. Сигнал булуга, колоннада беренче булып басып торган бала бау аша сикереп чыга да, кыршауларга таба йөгерә. Кыршаудан үрмәләп чыкканнан соң, йөгереп килеп, колоннада икенче булып басып торган балага кулы белән кагыла да колоннаның артына барып баса. Ярышны икенче бала дәвам итә. Каршылыкларны үтеп, беренче булып тезелергә өлгергән команда җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада атлап йөрү.