Бурычлар:

Үстерү бурычы: хәрәкәт һәм күз үлчәме координациясен үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

Белем бирү бурычы: тигезлектә күнегүләрне кабатлау, йөртүдә хәрәкәт темпын үзгәрү

Җиһазлау: бубен, кечкенә туплар (балалар саны буенча), кәрзин (кыршау, 3 данә), дуга (4 данә), тулы туп (10–12 данә), гимнастика эскәмияләре (2 данә), бау, комлы капчык.

Төп хәрәкәтләр:

1. 2 м ераклыктан уң (сул) кул белән горизонталь максатлы урынга туп ыргыту (4–6 тапкыр);

2. Кул белән идәнгә кагылмыйча, дуга астыннан ян белән чыгу (3–4 тапкыр);

3. Кулларны билгә куеп, туплар аша атлап йөрү (2–3 тапкыр).