7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү
Белем бирү бурычы: тигезлеккә күнегүләрне кабатлау.
Җиһазлау: шөлдерле барабан (бубен), кече диаметрлы туплар (балалар саны буенча), кәрҗиннәр, кыршау ( 3 данә), дугалар (4 данә), тутырылган туплар (10-12 данә), бау, ком салынган капчык.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, бер-бер артлы колоннага төзелү. Сирәк кенә суккан бубен тавышына киң ирекле адымнар белән уртача темпта йөрү. Еш суккан бубен тавышына тиз, кыска, адымнар белән атлау. Аннары гадәти йөрешкә күчү.
II. Төп өлеш.
1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Алга иелеп, кулларны югары күтәрү, тупны сул кулга күчереп, кулларны төшерү. Кулларны яң-яктан өскә күтәреп, тупны уң кулга күчерү һәм башлангыч торышка кайту (5–7 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар аерылган, туп уң кулда. Уң аякка иелү, тупны аяк тирәли йөртү, тураю, тупны сул кулга күчерү. Сул кул белән кабатлау, кире башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Чүгәләү, туры кулларны алга сузу, тупны сул кулга күчерү. Туры итеп басу, кулларны төшерү. Чүгәләү, туры тоткан кулларны алга сузу, тупны уң кулга күчерү. Туры итеп басу һәм кире Башлангыч торыш – ка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, тупны уң кулда тоту. Тупның хәрәкәтен күзәтеп, һәрбер кул белән үз тирәңдә уңга (сулга) тәгәрәтү. (3 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, тупны баш өстеннән югарырак ике кул белән тоту. Аяк табаны белән тупка тияргә тырышып, уң (сул) аякны туры итеп өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 3 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп уң кулда. Кулларны ике якка җәеп, уң (сул) аякны артка чигереп, тупны икенче кулга күчерү, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. 2 м ераклыктан уң (сул) кул белән горизонталь максатлы урынга туп ыргыту (4–5 тапкыр).
2.2. Кул белән идәнгә кагылмыйча, дуга астыннан ян белән чыгу (3–4 тапкыр).
2.3. Кулларны билгә куеп, туплар аша атлап йөрү (2–3 тапкыр).
3. «Тот, тот!» хәрәкәтле уены.
0,5 м озынлыктагы таякка тоту өчен җайлы булган берәр әйбер (мәсәлән, боҗра яки мамык тутырылган кечкенә янчык) нык бау белән беркетелә. Таякка йомшак әйбер элергә кирәк, ул, балаларга тиеп, аларның тәннәрен авырттырмаслык булсын.
Балалар түгәрәккә тезеләләр. Тәрбияче түгәрәк уртасында кулына таяк тотып басып тора. Ул таякка эленгән әйберне чиратлап һәр балага якынлаштыра. Таякны әле балаларның куллары тигезлегенә кадәр төшереп, әле югары күтәреп, шаяра-шаяра, «Тот, тот!» дип кабатлый. Таякка эленгән әйберне тота алган бала җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада атлап йөрү.