I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, берәм-берәм колоннага күчү. Кулларны билгә куеп, аяк очларында берәрләп йөрү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру (1 минут).

II. Төп өлеш.

Ә син беләсенме?

Тәрбияче кышкы спорт төрләре турында, аларның кеше тормышындагы урыны турында мәгълүмат бирә..

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Кыршау эченә ыргыт» уен күнегүе.

Балалар залда 2–3 төркем булып басалар. Аларның каршысына идәнгә кыршаулар (диаметры 50 см) салына. Уйнаучыларга кечкенә туплар бирелә. Төркемнәрдәге балалар тәрбияче сигналы буенча кулларындагы тупларны, кыршау эченә туры китерергә тырышып, ыргыталар. Иң төз ыргытучы балаларны тәрбияче мактый.

2. «Кечкенә туплар» уен күнегүе.

Балалар, түгәрәк ясап, урындыкларда утырып торалар. Рәттән утырган 2 балага тәрбияче берәр кечкенә туп бирә. Бер бала тупны уң якка, икенчесе сул якка җибәрә (балалар тупларны бер-берләренә бирәләр). Ике туп «очрашкач», туплы балалар икесе ике якка йөгереп китәләр. Калган балалар бу вакытта «йөгердек, йөгердек» дип кабатлыйлар, кулларын чәбәклиләр. Ике бала, кара-каршы очрашкач, тупларын тәрбиячегә тапшыралар, ул аларны башка балаларга бирә һәм уен дәвам итә.

3. «Кем тизрәк җыелыр?» хәрәкәтле уены.

Балалар берничә төркемгә бүленәләр һәм, сигнал буенча, төрле якка йөгерешеп китәләр. Тәрбияченең «Җыелырга!» дигән командасы буенча, төркемнәр үз урыннарына җыелалар. Тизрәк җыелган төркем җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада атлап йөрү. Кулларны билгә, җилкәгә, баш артына куйган хәлдә сулыш күнегүләрен ясап, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.