Бурычлар:

Үстерү бурычы: хәрәкәт активлыгын үстерү.

Тәрбия бурычы: каршылыкларны җиңеп, максатка ирешү теләге тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: йөгерү күнекмәләрен ныгыту. Бер колоннада барганда дөрес борылыш ясарга өйрәтү.

Җиһазлау: борыс, гимнастика таяклары (балалар саны буенча), гимнастика эскәмияләре (2 данә), матлар (резин келәмнәр), зур диаметрлы туплар (балалар санына караганда 2 тапкырга кимрәк), кече диаметрлы туп.

Төп хәрәкәтләр:

1. Ярым бөгелгән аяклар белән билгеләнгән урынга эскәмиядән сикереп төшү (6–8 тапкыр);

2. Ике шеренгага басып, күкрәктән бер-береңә 2.5 м ераклыкка, ике кул белән туп ату;

3. Гимнастика эскәмияләрендә ике кул белән тартылып, корсак белән шуышу.