4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: яшьтәшләре белән дусларча мөнәсәбәт урнаштыру теләге тудыру
Белем бирү бурычы: тупны бер-береңә күчергәндә, хәрәкәтләрнең координациясен үстерерү, каршылыкларны җиңүле йөгерүне кабатлау, биеклектән сикерү буенча күнегүләр ясау.
Җиһазлау: борыс, гимнастик таяклар (балалар саны буенча) гимнастик эскәмияләр (2 данә), матлар (резин келәмнәр), зур диаметрлы туплар (балалар санына караганда ике тапкыр кимрәк), кублар, кече диаметрлы туп.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. 5–6 предмет (шакмак, эче тутырылган туп) арасыннан йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика таягы белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Таякны алга таба сузып, вертикаль рәвештә бору (уң кул – аста, сул кул – өстә). Таякны горизонталь рәвешкә китерү. Кулларны алмаштыруп башкару, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Таякны өскә күтәреп, уң (сул) аяк белән читкә бер адым ясау, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк күкрәк турысында, терсәкләр бөгелгән. Таякны алга сузып, чүгәләү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Таякны иңбашлар өстенә куеп, уңга-сулга борылу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).
5. Аякларны сузып кара-каршы утыру һәм таякны тартышу. http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui Выпуск 21:
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар ирекле. Таяк – идәндә уң якта. Таяк аша уңга-сулга тыналыш белән чиратлаштырып сикерү (1–4 кадәр санау хисабына).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Ярым бөгелгән аяклар белән билгеләнгән урынга эскәмиядән сикереп төшү (4–5 тапкыр);
2.2. Гимнастик эскәмиядә ике кул белән тартылып корсак белән шуышу;
2.3. Тупны бер-береңә баш артыннан ике куллап ату (10–12 тапкыр).
3. «Кайсы төркем җитезрәк?» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар 3–4 төркемгә бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Беренче булып басып торучы балаларның кулларында зур туплар. Һәр төркем алдына идәнгә диаметры 50 см лы кыршау салына. Тәрбияче сигнал биргәч, беренче бала тупны кыршау эченә бәрә, сикергән тупны, ике кулы белән тотып алып, икенче уенчыга бирә, ә үзе, йөгереп барып, төркемнең артына баса. Уенны икенче бала дәвам итә. Туп беренче уйнаучыга килеп җиткәч, ул аны тиз генә баш өстенә күтәрә. Тәрбияче җиңүче төркемне билгели.
III. Йомгаклау өлеше.
«Тап һәм эндәшмә!» аз хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларга нинди дә булса берәр предмет (мәсәлән, ачык төстә буялган боҗра яки башка берәр уенчык) күрсәтә, ул әйберне яшереп, балаларның аны табарга тиеш булулары турында аңлата. Боҗраны күреп алган һәр бала аны тапканлыгын башкаларга белдермәскә, бары тәрбияченең, янына килеп, колагына әкрен генә әйтергә тиеш. Тәрбияченең башка беркемгә бу турыда әйтергә ярамый. Күпчелек балалар боҗраны тапканнан соң, тәрбияче беренче башлап кемнең, аннан соң икенче һәм өченче булып кемнең тапканын әйтә.
• Тәрбияче әйберне күренеп торырлык, ләкин күзгә артык бәрелмәслек итеп яшерүе турында балалар белән алдан сөйләшә.
• Яшерелгән әйбернең кайдалыгын тәрбиячедән башка берәүгә дә әйтергә күрсәтергә дә ярамый.
• Әйберне табу авыр булмаслык итеп яшерергә кирәк. Әгәр уйнаучы балалар саны күп булмаса, барлык балаларны да әйберне табуларын көтәргә кирәк, әгәр уйнаучылар күп булса, әйберне тапкан балаларны озак көттереп ялыктырмас өчен, аларныћ бер өлеше тапкач та, уенны чикләргә мөмкин.