I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, колоннага берешәр итеп басу. Аякны югары күтәреп йөрү. Туктаусыз йөгерү, атлап йөрүгә күчү.

II. Төп өлеш

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балаларга «физкультура», «спорт» дигән таныш сүзләрне әйтә. Алар арасында нинди аерма булу турында сөйләп китә. Кечкенә, олы яки авыру кешеләр – барысы да физкультура белән шөгыльләнергә мөмкин. Спорт белән иң көчле, нык һәм сәламәт кешеләр генә шөгыльләнгәне турында мәгълүмат бирә.

Режим вакытында: «Җәйге һәм кышкы спорт төрләре?» дидактик уены.

(Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Беренче төркем җәйге спорт төрләрен сайлый. Икенче төркем кышкы спорт төрләрен сайлый).

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Баскетбол» (кызлар өчен) уен күнегүе.

Командалар старт сызыгы янында колонналарга тезеләләр. Сигнал булуга, колоннада беренче булып басып торучы бала, кулына зур туп тотып, баскетбол кәрзине янына йөгереп килә, аңа тупны ыргыта һәм тотып ала да, йөгереп, старт урынына кайта, тупны икенче уенчыга бирә. Биремнәр шулай кабатлана. Араны ин тиз йөгереп, кәрзингә иң куп туп салучы команда жинуче була.

«Тупны тапшыр» (малайлар өчен) уен күнегүе.

Уен барышы: малайлар парларга бүленәләр. Бер-береңә 2–3 м ераклыкта басып, якын торучы иптәшләренә тупны уң һәм сул аяк белән тибеп тапшыралар. Тәрбияче, тапшыру вакытында тупны зур көч белән җибәрергә һәм бигрәк тә балтырдан югарырак эләгергә тиеш түгел, дип искә төшерә. Күнегү тәрбияче командасы буенча башкарыла.

2. «Тупны ыргыт!» уен күнегүе.

Балалар залның бер башында тезелеп басып торалар. Кулларында – зур туплар. Бүлмәнең (мәйданчыкның) икенче башына, каршы якка, сызык сызыла (ара ераклыгы балаларның көчләренә карап билгеләнә). Уйнаучылар бер адым алга чыгып басалар. Тупны сызык артына җиткерергә тырышып, ыргыталар.

• Тәрбияче кайсы баланың тупны сызыкка кадәр җиткермәвен, кайсысының сызыктан уздырып җибәрүен билгели.

• Тупны ыргытучылар аны йөгереп барып алып киләләр дә икенче балаларга бирәләр.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада атлап йөрү.